Сабабаш авылы өчен тавыш бир!

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Хөрмәтле Саба районы халкы, якташлар!

    Дәүләт хезмәтләре порталында 2022 елда югары тизлекле Интернетка тоташтырылачак торак пунктлар өчен тавыш бирү өчен махсус бүлек ачылды. Бөтенроссия тавыш бирүдә 100 дән 500 гә кадәр кеше булган торак пунктлар катнаша.

    Саба районы администрациясе гражданнарны Сабабаш торак пункты өчен 4G кәрәзле каланча урнаштыру өчен тавыш бирергә чакыра.

    Тавыш бирүдә РФ Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән Саба районын гражданнары 15 ноябрьгә кадәр катнаша ала. Бер генә тапкыр тавыш бирергә мөмкин.

     Тавыш бирүдә катнашу өчен сылтама: https://www.gosuslugi.ru/inet

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International