2021 елның 23-24 октябрендә “Холодная гора” ату комплексы территориясендә (Кырым Республикасы) спортинг-дуплетка ату буенча Россия Кубогының 3 нче этабы булып узды. Ярышта "Сабантуй" спорт мәктәбенә йөрүче, стендка ату буенча спорт мастеры Камил Мингәрәев катнашты. «Юниорлар» категориясендә ул 2 нче урынны алды һәм көмеш медаль белән бүләкләнде (нәтиҗәсе 147/200).
Камилне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!