Актанышта баскетбол ярышлары

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

2021 елның 9-10 октябрендә Актанышта 2007 елда туган яшүсмерләр арасында Баскетбол Федерациясе призына ачык турнир булып узды. Ярышларда Яр Чаллы, Әлмәт, Актаныш һәм Байлар Сабасы командалары катнашты. “Сабантуй” спорт мәктәбе данын баскетбол спортсекциясенә йөрүче спортчыларһәм аларның тренерлары Шакиров Ш.Х. һәм Гәрәфиев И.А. яклады.  Ярыш нәтиҗәләре буенча: 1 нче урынны Яр Чаллы командасы алды, 2 нче урынны Әлмәт шәһәре командасы, 3 нче урынны «Сабантуй» командасы (Байлар Сабасы) яулады. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International