Европа Трис уеннары

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

3-10 октябрь көннәрендә Италиянең Феррара шәһәрендә Европа Трис уеннары узды. 17 илдән килгән спортчылар җиңел атлетика, баскетбол, футбол, дзюдо, йөзү, синхрон йөзү, өстәл теннисы һәм теннис буенча көч сынаштылар.

Саба муниципаль районы спортчысы Ләйсән Зарипова әлеге ярышларда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Аерым алганда, Ләйсән шәхси ярышларда өченче урынны алды һәм Чехия спортчысы белән команда разрядында икенче урынны яулады.

Ләйсәнне бу уңышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International