9-10 октябрь көннәрендә “Саба-Арена” спортмәктәбендә туган тел һәм халык бердәмлеге елына багышланган, 2010 елда туган һәм аннан кечерәк кызлар арасында фехтование буенча Саба муниципаль районы «САБА-АРЕНА» спорт мәктәбе Кубогы ярышлары үтте. Ярышларда 30дан артык кыз катнашты.
Ә ярышларның үзенчәлеге фехтование буенча олимпия чемпионы Марта Мартьянова һәм Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановның катнашуы булды. Бик кызыклы, динамикалы, мавыктыргыч һәм берләштерә торган искиткеч турнир! Барлык спортчылар, ата-аналар, тренерлар бик канәгать калдылар.
Ярыш нәтиҗәләре:
Команда ярышлары:
1 урын-Татарстан 1 Шубина (Казан), Шәймәрданова (Казан), Карамова (Байлар Сабасы) һәм Нигъмәтҗанова (Байлар Сабасы);
2 урын - Татарстан 2 Әхмәтҗанова (Казан), Баһманова (Байлар Сабасы) һәм Шәйшетдинова (Казан), Зотова (Казан);
3 урын-Татарстан 4 Факимова (Казан), Лотфуллина (Казан), Поспелова (Казан) һәм Попова (Байлар Сабасы).
Шәхси ярышлар:
1 урын - Шубина А. (Казан);
2 урын-Әхмәтҗанова А. (Казан);
3 урын-Хәнәфиева Г. (Саба); Факимова А. (Казан).
Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!