"Кабак бәйрәме 2021" дә катнашу

2021 елның 24 сентябре, җомга

18 сентябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты,Оет авыл клубы,Оет һәм Олы Шыңар авыл китапханәсе хезмәткәрләре "Кабак бәйрәме 2021"дип исемләнгән район бәйрәмендә катнаштылар. Кабак турында заманча такмаклар белән чыгыш ясадылар һәм "Агитбригада" номинациясендә 1 урынны яуладылар. "Иң матур фотозона" номинациясендә 3 урын яуладылар. Безнең фотозонда борынгы халык көнкүреше әйберләре, көз фонында борынгы китаплар, ә икенче бер өлеше Халыклар бердәмлеге һәм туган тел елына багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International