Оет авылында чишмәләрне төзекләндерү

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

“Саф сулы ямьле Саба”экология проекты кысаларында Оет авылында 2 чишмә төзекләндерелде. “Нуршат” чишмәсен,  Оет авылында туып үсеп , хәзерге вакытта Теләчедә яшәүче Йосыпов Нуршат эшләде. Бу чишмә аның туган нигезенә якын, бакча башларыннан гына агып ятучы чишмә. "Тау чишмәсе"н төзекләндерүдә барлык авыл халкы катнашты  дисәң дә була. Тәлгат Габделбәров, Рифкат Хәбибрахманов, Тәлгат Фәхертдинов, Хәнәфиев үзләреннән зур өлеш керттеләр. -  Әле тергезәсе чишмәләребез тагын бар, - диләр Оетлылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International