14 сентябрь көнне Симетавыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н. Минниханов, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов катнашты.
Югары Симет авыл җирлеге башлыгы И.Р.Әхмәдуллин халык каршында 2016-2021 нче елларда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады һәм алга таба эшләнәсе эшләргә тукталып, алдагы бурычларны да билгеләп үтте. Җыенны йомгаклап Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н. Минниханов чыгыш ясады, халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.