15 сентябрь көнне Иштуган авыл мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, гадәти булмаган кич утыру –кәбестә бәйрәме булып узды. Без бу очрашуны шушы мөһим, яраткан яшелчәгә багышларга булдык. Чара башланганчы өстәлләргә әзерләнгән пироглар һәм кәбестәдән төрле ризыклар куелды. Һәр хуҗабикәнең кәбестәдән ризык әзерләү сере бар, шул үк вакытта оригиналь рецептлар белән дә уртаклаштылар. Кич утыручылар яшелчәләргә багышланган җырлар җырладылар.Алар мөмкин кадәр күбрәк халык җырлары да башкарырга тиеш иделәр. Соңыннан барысы бергә кәбестә турында такмаклар җырладылар. " Кәбестә турында мәкаль җый “, “Кәбестәне кем тизрәк турый” конкурсларында теләп катнаштылар. Бик күңелле һәм кызык булды. Табын артында тәмле пироглар һәм ризыклар белән сыйландылар, чәй табыны артында әңгәмә дә озак барды. Мондый чаралар кешеләрне берләштерергә ярдәм итә. Шулай ук "Бакчачы китапханәсе"дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде. Күргәзмәдән берничә китапны чарада катнашучылар өйләренә алдылар.