2021 нче елның 12 сентябрь көнендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт буенча чемпионат булып узды. Әлеге ярышта Саба, Казан, Уфа, Чебоксар, Йошкар-Ола шәһәрләреннән, Әгерҗе районыннан, Киров һәм Самара өлкәләреннән килгән спортчылар көч сынашты.
Ярыш 3 категориядә үтте:
“А” категориясе – “КМС” һәм аннан югарырак категорияләре булган спортчылар;
“В” категориясе – разрядлы спортчылар;
“С” категориясе – разрядлары булмаган спортчылар.
Спортинг ату буенча “Татарстан Республикасы чемпионаты”ның җиңүчеләре һәм призлы урыннарга лаек булучылар:
“А” категориясендә:
1 урын – Теплый Николай (Казан шәһәре)
2 урын – Блажин Станислав (Киров өлкәсе)
3 урын – Кайсин Дмитрий (Киров өлкәсе)
“В” категориясендә:
1 урын – Конышев Алексей (Киров өлкәсе)
2 урын – Емешев Дмитрий (Казан шәһәре)
3 урын – Шиһапов Илгиз (“Сабантуй” спорт мәктәбе)
“С” категориясендә:
1 урын – Медведь Олег (Казан шәһәре)
2 урын – Абсалихов Рөстәм («Сабантуй» спорт мәктәбе)
3 урын – Тукаев Илһам (Казан шәһәре)
Җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм спортчыларыбызга яңа җиңүләр теләп калабыз!