"Мирас" фольклор коллективы, "Наза" балалар фольклор коллективы, Кече Шыңар мәдәният йорты коллективы Оет авылында "Нуршат", "Тау чишмәсе" чишмәләре ачылуга багышланган бәйрәмдә чыгыш ясадылар. "Әби чишмәсе" һәм болынга печән чабу тарихы чагылдырылган "Печән өсте" йоласы күрсәтелде.