Сатыш авылында "Саф сулы - ямьле Саба" экологик проекты

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

7 нче сентябрь көнне Сатыш авылы китапханәчесе, мәдәният йорты, мәдрәсә- музей хезмәткәрләре "Саф сулы - ямьле Саба" экологик проектының Сатыш авыл җирлегендәге маршрутын уздырдылар. Бәйрәм "Челтери" чишмәсе янында узды. Беренче өлештә Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Ф.Ф. авыл тарихы, чишмәләр тарихы белән таныштырып үтте. Икенче өлештә балалар тарафыннан "Ал кирәк, гөл кирәк", "Гөлбану" уеннары күрсәтелде. "Ак калфак" әдәби берләшмәсенә йорүчеләр бәйрәмне үзләренең матур җырлары, күңелле уеннары белән тагын да ямьләндерде. Алар тарафыннан "Назалы", "Биш парлы", Шырпылы" милли уеннары күрсәтелде, "Килен төшерү" туй йоласы тәкьдим ителде. Бәйрәм чарасын йомгаклап, Саба үзәкләштерелгән китапханәләр җитәкчесе Билалова Л.Р. үзенең теләк- фикерләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International