Олы Шыңар урта мәктәбендә Белем көненә багышланган чара.

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

1 сентябрь көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка булып узды. Укучыларга һәм укытучыларга котлау сүзләре белән мәктәп директоры Р. Г. Мөбарәков,район хакимиятеннән вәкил – Галиев А.Т., Саба район мәгариф бүлеге методисты Һадиева Г. Ш., «Туган Як» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Мөхәммәтов И. Ш., җирлек башлыгы А. Г. Гарипов, имам-хатыйб Мөхәммәтгалиев И. Ф. мөрәҗәгать иттеләр.Барлык кунаклар да бүләкләр белән килгән иде. Быел 1 нче сыйныфка 8 укучы, барлыгы 85 бала укырга килде. Беренче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырылды. «Туган Як» ҖЧҖ директоры Мухаметов И.Ш һәм «Болгар» ҖЧҖ инженеры Ахунҗанов Р. Г. җәйге каникуллар вакытында хуҗалыкларда эшләгән балаларга бүләкләр тапшырдылар. «ПМК» ҖЧҖ директоры Маковеев К.В. барлык 85 укучыга бүләкләр тапшырды. Кунаклар чыгышы һәм котлаулардан соң, бәйрәм тамашасы башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International