"Авылым кичләре"проекты кысаларында урам чаралары

2021 елның 27 августы, җомга

"Авылым кичләре"проекты кысаларында урам чаралары дәвам итә. Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре Олы Шыңар авылында яшәүчеләр өчен, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, фольклор, халык гореф-гадәтләрен өйрәнү, файдалы ял итү максатыннан, кичке утырулар оештырдылар. Борынгыдан Һәр авылда үз утырмалары булган. Алар үзләрен күрсәтергә, башкаларны карарга, такмак әйтеп ярышырга, җырлар җырларга җыелганнар. Шулай итеп әкиятләр, җырлар, мәкальләр,әйтемнәр, уеннар барлыкка килгән.12 август көнне җәйге, җылы кич авылдашларын Совет урамында күңелле  аралашу өчен җыйды. Мондый очрашулар гадәти тормышны төрлеләндерергә ярдәм итә. Күчтәнәчләр белән тулы өстәл әзерләделәр, самавыр кайнап торды,чәй табыны артында яшьлекләрен искә төшерделәр, Кунаклар да бар иде: алар безгә үзләренең җырларын бүләк иттеләр. Аннан "Назалы", "Галиябану" , "Тычкан салыш" халык уеннары уйналды. 18 август көнне Такташ урамында яшәүчеләр көндәлек мәшәкатьләрдән ял итәргә, күңел ачырга килгән һәркемне җылы каршы алдылар. Баян һәм гармунда уйнап җырлар яңгырады, рәхәтләнеп биеделәр, яшьлекләрен искә алып  халык уеннары уйнадылар. Ленин урамында очрашырга сүз куештылар. 21 август көнне Ленин урамында дәвам итте.  Чәй табыны артында татар халык җырларын гармунга кушылып җырладылар, самавырдан чәй эчеп мичтә пешкән коймак белән  сыйландылар. Кич буе җырлар, биюләр, мәзәкләр тынып тормады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International