Оет авылында урам  концерты

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

31 июль көнне Оет авылында Ильназ һәм Альбина Хәнәфиевларның "Җырлыйм туган якта"исемле урам  концерты булып үтте. Программада Ильназ-Альбина  Хәнәфиевлар, Алинә Сафиуллина, Ләйсән Мәхмүтова, Наиль Табанаков, Эвелина Абдуллина, гармунчы егет Айнур Латыйпов, биюче кыз Инзилә Миннихановалар чыгыш ясадылар . Концерт тамашачыларга бик ошады. Ахырдан дискотека оештырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International