Бәйрәм белән! Тимерьюлчылар көне белән!

2021 елның 1 августы, якшәмбе

Хөрмәтле тимер юл транспорты хезмәтчәннәре һәм ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Тимерьюлчылар көне белән котлыйбыз!

Һәрберебез тормышында тимер юллар аерым роль уйный, корыч җепләр илебезне бердәм итеп бәйли. Тимер юл транспорты үсешенә тимер юл составлары хәрәкәтен тәэмин итүче барлык хезмәткәрләрнең энергиясе, профессионализмы, энтузиазмы ярдәм итә. Тимерьюлчыларның фидакарь хезмәте шуны раслый: бүген тимер юл транспортының иң куркынычсыз һәм ышанычлы хәрәкәт итү чараларының берсе булып санала.

Сабалылар буыннан-буынга данлы эш традицияләре: үзенә йөкләнгән эш өчен югары җаваплылык, чын патриотлык, Һөнәргә тугрылык саклана һәм тапшырыла.

Йөк һәм пассажирлар ташуның тотрыклылыгын, куркынычсызлыгын, ышанычлылыгын тәэмин итүче төгәл һәм җайга салынган хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтләремне кабул итеп алыгыз.

Сезгә яңа хезмәт җиңүләре, нык сәламәтлек, бәхет, бетмәс-төкәнмәс оптимизм, иминлек телибез. Барлык эшләрегез һәм башлангычларыгызның чын юлдашы булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International