“Челтер чишмә” фольклор бәйрәме

2021 елның 30 июле, җомга

Кече Шыңар авылы чишмә буенда “Эллүки” балалар бакчасы коллективы, балалар, әти-әниләр,мәдәният йорты, авыл халкы белән берлектә, Шыңар авылы халкының гореф-гадәтләрен, бәйрәм-йолаларын искә алу уңаеннан “Челтер чишмә” бәйрәмен оештырды. Бу бәйрәм “Самавыр агарту”, “Җиләк җыю”, “Күкәй җыю”, “Сабантуйга бирнә җыю” йолаларын үз эченә алды. Максаты, балаларны кече яшьтән халкыбызның булган бәйрәмнәренә мәхәббәт тәрбияләү иде. Бәйрәмдә авыл тарихы, бәйрәмнәрнең килеп чыгышы, чишмәнен элек нинди булганлыгы балаларга җиткерелде. Әзерләп алып килгән татар халык ризыклары белән, бар кеше, рәхәтләнеп,чишмә суыннан кайнаган, чәй эчте.“Челтер чишмә” бәйрәме балаларның гына түгел, авыл халкының да күңелендә бик матур булып истә калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International