Бердәм Россия»партиясенең җирле бүлекчәсендә очрашу узды

2021 елның 30 июле, җомга

    ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре 2021 елның 29 июлендә «Бердәм Россия» партиясенең Саба районындагы җирле бүлекчәсендә гражданнар, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча белгечләр өчен семинар үткәрде. Гражданнарның хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр каралды:

* кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә контрольне нинди норматив актлар регламентлый;

* кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кем контрольлек итә;

• сыйфатлы товарларны алыштыру һәм кире кайтару очракларында;

* сыйфатсыз товарларга экспертиза үткәрүнең сроклары һәм кагыйдәләре;

* кулланучының теге яки бу таләпләрен канәгатьләндерү сроклары;

* товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучы хокуклары.

    Гражданнарга РФ законнары, шул исәптән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.202020 ел, №2463 карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре нигезендә хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International