Урам концерты

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

   Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Яхшы кәеф дулкынында"дип исемләнгән урам концерты оештырдылар. Концерт программасы үзенчәлекле, җанлы рәвештә барды. Концерт номерлары арасында төрле кызыклы уеннар оештырылды. Башкаручыларның осталыгы, халыкның җылы алкышлары һәм активлыгы белән концерт тамашачылар өчен дә, артистлар өчен дә чын бәйрәм булды. Тамашачылар Керәнне, Иске Мичән, Кызыл Мишә, Өтернәс, Иләбәр, Мишәбаш авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре башкаруындагы матур җырларны тыңлаудан ләззәт алдылар. Бәйрәм барышында тамашачылар бер урында утыра калмады һәр җырга кушылып рәхәтләнеп биеделәр.  Концерт ахырында тамашачы һәр катнашучыга җылы рәхмәт сүзләре белән сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләп калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International