Тукай Кырлайга экскурсия

2021 елның 27 июле, сишәмбе

Иске Икшермә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре үзешчән сәнгатьтә катнашучылар өчен Тукай Кырлайга экскурсия оештырдылар. Музей комплексы бик матур итеп бизәлгән. Монда без татар халкының бәһасез байлыгын күрдек. Экскурсоводның эчтәлекле һәм кызыклы чыгышы безне авыр, ләкин шул ук вакытта вакыйгаларга бай булган тормыш сукмаклары һәм шагыйрьнең иҗаты белән таныштырды. Сәяхәттән алган тәэсирләр онытылмас һәм истә калырлык булып калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International