Рус бильярды буенча турнир

2021 елның 16 июле, җомга

14 нче июль  көнне “Сабантуй” мәдәни - спорт комплексында  бильярд уеннары буенча чираттагы очрашу булып узды. Бу ярышларда теләге булган һәр кеше катнаша ала. Әлеге турнир сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, бильярд спорт төрен үстерү һәм популярлаштыру, катнашучыларның осталыкларын арттыру максатыннан үткәрелә. “Динамик пирамида” дисциплинасы буенча турнирга нәтиҗәләр ясалды.   Әлеге турнир өч  категориядә үтте: “А”, “В” һәм “С”. Уйналган партия нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде һәм бүләкләнде. Бүләкләүдә Саба муниципаль районы башлыгы  Миңнеханов Рәис Нургалиевич та катнашты.  Менә алар җиңүчеләр:

 “А” категориясендә 1 урынга Юсупов Марат Рафаэл улы лаек булды.

“В” категориясе -1 урын -  Галиев Исхак Галимҗан улы.

“С” категориясендә 1 урынга  Гарипов Альберт Мөҗип улы лаек булды.

Шулай ук әлеге категорияләр арасында финал уздырылды һәм абсолют чемпион исеменә Альберт Гарипов лаек булды.

Җиңүчеләр акчалата бүләк һәм “Сабантуй” мәдәни - спорт комплексының сертификаты белән бүләкләнделәр.  Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International