Сораулар сыйфатсыз товарлар сатып алуга кагылышлы иде

2021 елның 16 июле, җомга

   Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләрне даими яктыртып тора, гражданнарны даими рәвештә күчмә кабул итүләр үткәрә. Чираттагы очрашу 2021 нче елның 14 нче июлендә Саба муниципаль районы Арташ авыл җирлегендә узды. Гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Абдуллина кабул итте.

    Кабул итү барышында гражданнарга «кулланучылар хокукларын яклау турында " РФ Законы нигезендә үз хокукларын тормышка ашыру тәртибе, шул исәптән, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 ел, №2463 карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре аңлатылды. Территориаль орган тәҗрибәсеннән мисаллар китерелде.

    Авыл халкы тарафыннан күп кенә сораулар бирелде, аларның күпчелеге товарлар сатып алу, тиешле сыйфатта товарны кире кайтару шартлары һәм сроклары, гарантия хезмәте күрсәтү, сыйфатсыз азык-төлек сатып алганда эш-гамәлләрне бозу белән бәйле иде. Барлык сораулар буенча да үз компетенциясе кысаларында тулы җаваплар бирелде.

    Үткәрелгән кабул итү нәтиҗәсендә авыл халкы тарафыннан файдалы консультацияләр өчен рәхмәт белдерелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International