Детский сабантуй

2021 елның 22 июне, сишәмбе

20 июнь көнне Олыяз авылы янындагы милли бәйрәм узучы мәйдан үзенә бик күп балаларны Балалар Сабантуена җыйды. Бәйрәмне ачып җибәргәч, сәхнәгә бер – бер артлы балалар менеп үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырлап, биеделәр. Шулай ук Коръән сүрәләрен яттан сөйләп ярыштылар. Шушы ук сәхнәдә уеннарда, ярышларда, конкурсларда җиңүче балалар тәбрикләнеп бүләкләр алдылар. Бу көнне балалар өчен уен аттракционнары, кибетләр эшләде. Бәйрәм татар халык биюен күмәк бию белән тәмамланды. Балалар сабантуен уздыруга материаль ярдәм күрсәткән Хуҗәхмәтов Мәүлит, Хуҗин Дамир, Хадеев Инсаф, Хуҗәхмәтов Искәндәр, Шарипов Рәдиф, Сафиуллин Мөдәрискә чиксез зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Программаны Өтернәс авыл клубы мөдире И.Х.Гыйлфанова әзерләде һәм алып барды. Эзмә урта гомум белем бирү мәктәбе һәм Пүкәл авыл клубы белән берлектә уздырылган әлеге чара балаларга җәй буена җитәрлек көч һәм күтәренке кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International