С лукошком в путь дорожку

2021 елның 18 июне, җомга

16 июнь көнне Шекше мәдәният йортында "Кыңгырау" мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен "Чәчәк тулы тубалым, хәзер юлга чыгамын" дигән экологик квест-уен үткәрелде”. Уен башында катнашучылар ике командага бүленеп, исемнәр һәм капитаннар сайлады. “Сугышчан бал кортлары” һәм “Энҗе чәчәк” дип аталгач, биремнәрне үтәргә керештеләр. "Урман", "Су", "Һава" этапларында кыргый урман хайваннары, су киңлекләрендә яшәүчеләр, җәйге болыннарда очучы бөҗәкләр турында биремнәр үтәделәр, табигать кочагында үзеңне ничек тотарга, әйләнә-тирәңдәгеләргә зыян китермәскә кирәклеге турында сөйләштеләр. Командалар "Урман ориентирлары", "Балык эстафетасы", "Сүзтезмәләр төзе" конкурсларында бик теләп катнаштылар, шулай ук "Җир-Су " татар халык уены да бик ошады аларга. Һәр этаптан соң катнашучыларга тубалдан хәрефле чәчәкләр тапшырылды, соңыннан аларны берләштереп, "Без бергә көчле" дигән девиз төзелде. Сәяхәт катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International