13 июнь көнне ямьле Мишә буенда Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч, Түлешкә авыллары халкы зурлап Сабантуй бәйрәме уздырды.2021 елгы яз кыр эшләре нәтиҗәләре буенча Кыр батыры итеп “Туган як” җәмгыяте механизаторы Варламов Николай билгеләнде,аңа тәкә бирелде. Чәчүчеләр, җир эшкәртүчеләр тәбрикләнгәннән соң уеннар башланды.Халык бик күп җыйналган, бер-бер артлы уеннар үткәрелә - татарча көрәш, кул көрәше, аркан тартыш, авыш баганада йөрү, колгага менү,чүлмәк вату, утын кисү, капчык сугышы - бүләкләр дә бик мулдан булды. Бәйрәмдә авылдашыбыз, спорт министрының 1 нче урынбасары Хәлил Хәмитович Шәйхетдинов та катнашты.