Саба районы Шытсу авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү булды

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

Кызганычка каршы, сатучыларның сыйфатсыз товар сатып, кулланучылар хисабына акча эшләргә тырышу очраклары еш очрый әле. Сатучылар тарафыннан алдауга һәм махинацияләргә каршы тору өчен, һәр кеше һәр кулланучының нинди хокукларга ия булуын белергә тиеш.

Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә  кулланучылар хокукларын тәэмин итү максатларында, Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан даими рәвештә кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр яктыртыла һәм даими рәвештә гражданнарның күчмә кабул итүләре уздырыла.

2021 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Түбән Шытсу авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булды, аны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Кадыйров Булат Илдар улы, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль – инспекция бүлеге консультанты Хәлилов Азат Илһам улы үткәрде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы хезмәткәрләре үз компетенциясе кысаларында барлык мәсьәләләр буенча да тулы җаваплар бирделәр һәм халыкка сатучы белән ничек сөйләшүләр алып барырга һәм сыйфатсыз товар белән килеп туган очракта кулланучы нинди хокукларга ия булуын аңлаттылар. Чара барышында кулланучылар өчен буклетлар, белешмәлекләр тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International