Барыбызның да яраткан ял итү урыны “Ямьле Саба” яр буенда тагын бер чишмә төзекләндерелә. Аның формасы бик үзенчәлекле: шифалы чишмә суы белән мәрмәрдән ясалган кул “сыйлый”. Чишмәнең тирә-юне матур, төзек һәм чиста булып, ял итәргә килүчеләрне дә, бистә халкын да илһамландырып торыр дип ышанып калабыз. Эшне “ПМК-159” җәмгыяте хезмәткәрләре башкара.