Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә “Бирнә җыю” йоласы.

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Автоном коммерцияле булмаган "Балкыш" - (Сияние) тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән берлектә татар халкының милли бәйрәме "Сабан туе" бәйрәме алдыннан үткәрелә торган борынгылардан калган "Бирнә җыю" йоласын оештырдылар. Бу чара татар халык җырлары, милли биюләре белән бергә үрелеп барды.Шәмәрдән авылы халкы  ачык йозләре, тәмле күчтәнәчләре,мул бүләкләре белән бирнә җыючыларны каршы алып, алар белән бергә җырлап, биеп, куңел ачып чараны бик күңелле итеп үткәрде. Чарада катнашкан барлык кешеләр дә уңай эмоцияләр, күтәренке кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International