90 яшьлек юбилярны котлау.

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

Сөләйманов Рәүф Соләйман улы 1931 нче елның 1 июнь көнне  Оет  авылында   дөньяга килә.

Гаиләдә 4 бала булалар, 2 апасы, 1 абыйсы. Әти-әнисе колхозчылар була,әтисе Сөләйман абый авыл Советында сәркатип   булып та эшли. Рәүф абый 4 сыйныфны Оет мәктәбендә укый, Шыңарда 7 еллык мәктәпне тәмамлый.  Аннан сон басу, кыр эшләрендә, колхозда эшли. “Ачлык, ялангачлык булды. Олылар ат белән, без үгез белән эшли идек. Ындыр табагына көлтә кертү дә безнең җилкәгә төште. Чабаталар тузмасын дип,  җир башына салып калдыра идек” – дип искә алды ул. Сугыш беткәч тә, төнне көнгә, көнне төнгә ялгап эшләүне дәвам итәләр, чөнки сугышка киткән ир-атларның яртысы һәлак булган. Башкалар кебек ул да ил язмышына кушылып хезмәткә җигелә: гомер буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыга.

1951-1954 елларда Армиядә рядовой солдат булып хезмәт итә. Армиядән кайткач колхозда эшләвен дәвам итә. Җәй көне амбарда үлчәүдә эшли, көтү дә көтә, кыш көне каравылда тора.

1957 елда  Оет авылы кызы Рәзифә апа белән тормыш корып җибәрәләр, 2 кыз 2 малай үстерәләр. 6 онык, 8 оныкчыклары бар.  Бүгенге көндә Рәүф абый  белән Рәзифә апа  Оет авылында  үз йортларында  тигез гомер кичерәләр.

Рәүф абый  Хезмәт Ветераны, “Бөек Ватан сугышы” елларында тылдагы  хезмәтләрен бәяләп  “Фидакарь хезмәт өчен” медале,  Бөек Җиңүнең 30, 40, 50, 60, 70, 75 еллыкларына юбилей медальләре белән бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International