27 май көнне Кече Шыңар мәдәният йортында " Мин яшим, диеп, яшә!" дип исемләнгән кичә булды. Авыл халкы, балалар кунак - шагыйрә Илмира Гыймаева белән очраштылар. Шат күңелле, позитив хатын-кыз үзенең оптимизмы һәм энергетикасы белән таң калдыра. Ул- бик күп популяр җырлар авторы. Илмираның иҗатында безнең кадерле әниләребезгә, табигатькә, тормышыбызга, һәм әлбәттә, мәхәббәткә багышланган шигырьләр аерым урын алып тора. Һәр шигырьдә авторның күңел халәте, әсәрләрен иҗат иткән мизгелләрдәге хисләре сизелде. Илмира Гыймаева һәр шигырен аның барлыкка килү тарихы белән таныштырды. "Ак калфак" хатын - кызлар клубы әгъзалары, Оет авыл китапханәсе мөдире Әлфинә Хөсәенова, балалар авторның шигырьләрен укыдылар, " Эңгер - меңгер "җырын башкардылар (А.Якшимбетов музыкасы). Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте, шигырь сөючеләр һәм автор арасында җанлы әңгәмә барды. .