8 май көнне Түбән Симет һәм Югары Симет авылларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Митингта тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, оешма җитәкчеләре, авыл халкы катнашты. Район вәкиле Хабибуллин И.Г. авыл җирлеге башлыгы Әхмәдуллин И.Р. , Югары Симет мәктәбе директоры Гарифуллин Р.Н. чыгышларында бәйрәм белән котлап үз җилкәләрендә авыр сугыш елларын кичергән тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Ватанны саклаучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Соңыннан укучылар обелискка венок куйдылар .