Олы Шыңар авыл җирлегендә бәйрәм митинглары

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

8 май көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә  Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган митинглар Олы Шыңар һәм Оет авылларында үткәрелде. Авылдан Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә кадәр, Бөек Ватан сугышы ветераннарының фотосурәтләрен тотып Үлемсез полкта катнашучылар колоннасы узды. Һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында «Сугыш геройларына багышлана»дип исемләнгән тантаналы митинг узды. Олы Шыңар урта мәктәбе директоры Мөбәрәков Р.М., Саба районы спорт комитеты җитәкчесе Гарипов И. Р. халыкка сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр. Һәлак булучылар бер минут тынлык белән искә алынды һәм һәлак булган геройлар һәйкәленә чәчәкләр куелды. Митингтан соң Мәдәният йортында «Җиңү җырлары яңгырый»дигән бәйрәм концерты булды. Бәйрәм атмосферасында сугыш һәм халык җырлары, сугыш турында шигырьләр яңгырады, мәдәният йорты һәм урта мәктәп иҗат коллективлары чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International