«Тукай безнең йөрәкләрдә " дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

   26 апрель көнне бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан, шулай ук Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Югары Симет мәдәният йортында Югары Симет авыл мәдәният йорты, китапханә, Керәнне клубы һәм Югары Симет  урта мәктәбе  белән берлектә «Тукай безнең йөрәкләрдә " дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Чарада Габдулла Тукайның биографиясе һәм әсәрләре белән таныштылар. Катнашучылар бөек шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар. Тамашачылар Тукай әсәрләре буенча театральләштерелгән тамаша карадылар.Аның шигырьләренә җырлар тыңладылар. Кичә барышында 1-11 сыйныф укучылары башкаруында Тукай сүзләренә 11 җыр яңгырады. .Чара Г.Тукайның «Туган тел»җырын башкару белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International