10 апрель көнне Кече Шыңар мәдәният йортында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган "Туган телемдә былбыл сайратам"дип исемләнгән зур тематик концерт булып узды.Туган телеңне, мәдәниятеңне, милли гореф-гадәтләребезне саклап калу өчен, кайда яшәвең мөһим түгел, милләтеңне ярату, аның өчен горурлык һәркемнең йөрәгендә булырга тиеш. Концерт "Мирас" фольклор коллективы чыгышында, "Шәл өмәсе"халык йоласын күрсәтү белән башланып китте. Авыл үзешчәннәре әзерләгән чыгышларны, төрле милләт, төрле буын вәкилләре башкаруындагы җыр-биюләрне көчле алкышлар белән каршы алдылар. Әлеге чараны уздыруда Оет авыл клубы һәм китапханәсе, Олы Шыңар авыл китапханәсе хезмәткәрләре катнашты. Безнең мәдәният йортында практика узган Казан мәдәният институты студенты Хәсәншина Зилә үзенең дәртле биюләре белән чыгыш ясады.