Байлар Сабасының "Шатлык" балалар бакчасында "Кошларга йорт бүләк итик" акциясе узды

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

   Яз көне табигать җанлана, уяна, карлар эри, агачлар яфрак яра, хайваннар кышкы йокыдан  уяна, ә кошлар җылы яклардан кайта һәм безне үз җырлары белән сөендерә. Кошлар-корткычларга каршы көрәштә безнең иң яхшы ярдәмчеләребез. Алар кеше тарафыннан һәр яктан яклауга мохтаҗ. Кошлар  язын-җәен урман, басуларны матур  җырлары, сайраулары  белән җанландыралар. Кошлар-шагыйрьләр, композиторлар өчен илһам чыганагы. Ә без нәрсә эшли алабыз соң алар өчен?

    Апрель башында Сабаның 1 нче номерлы "Шатлык" балалар бакчасында 1 апрельдә билгеләп үтелә торган Халыкара кошлар көненә багышланган «Кошларга йорт бүләк итик» акциясе узды.

   Акциянең максаты - олылар һәм балаларның игътибарын күчмә кошлар кайтуга җәлеп итү, туган якның табигатенә карата сакчыл һәм игътибарлы караш тәрбияләү. Акциядә тәрбияләнүчеләрнең гаиләләре катнашты. Әти-әниләргә һәм балаларга, кошларга ярдәм итү йөзеннән,  уңайлы йортлар - сыерчык оялары ясаргаә  тәкъдим ителде. Әти-әниләренең  кайгыртучан куллары белән ясалган сыерчык ояларын балалар зур горурлык белән алып килделәр.  Безнең сыерчык оялары кошларга ошар һәм алар тиз арада үзләренең яңа фатирларына күченер һәм безне үзләренең искиткеч җырлары белән  сөендерерләр дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International