2021 елның 22-29 март көннәрендә Чабаксар шәһәрендә 19 яшькә кадәрге спортчылар арасында өстәл теннисы буенча Россия беренчелеге узды. Татарстан Республикасы җыелма командасында безнең районны Шиһапова Камилла тәкъдим итте. Команда ярышларында Татарстан Республикасы җыелма командасы кызлары 2 нче урынны яуладылар. Кызларны ярышларда уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз, киләчәктә дә җиңүләр телибез.