"Язгы әкият" бәйрәм концерты

2021 елның 12 марты, җомга

11 март көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты сәхнәсендә «Теремок» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Язгы әкият» дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Бәйрәмдә бик күп кунаклар: әбиләр, әниләр, балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашты. Балалар зур тырышлык белән чыгыш ясадылар. Алар үзләренең шигырьләре, биюләре, җырлары белән әниләренә һәм әбиләренә бик күп җылы сүзләр, наз, игътибар бүләк иттеләр. Балаларның үз куллары белән ясалган бүләкләре көтелмәгән мизгел булды. Чара бик җылы, күңелле атмосферада үтте. Бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар бик күп тәэсирләр, уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International