Байлар Сабасы зонасы хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба районы чемпионаты

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

Кичә 2021 нче елның 10 нчы мартында Байлар Сабасы спорт комплексында Байлар Сабасы зонасы хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба районы чемпионаты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләрне һәм призерларны Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Титәкчесе Марат Рашат улы Ишниязов бүләкләде. Чемпионат ике лигада узды: Өмет Лигасы һәм Югары лига.

Өмет Лигасы.

"Иң яхшы уенчы" номинациясендә: Гасимова Ләйсән (Башкарма комитет), Яруллина Сәрия (Шоколад), Шәфигуллина Гүзәл (Аграр көллият), Сәлимова Гүзәл (Бәләкәч) бүләкләнделәр. Җиңүчеләр һәм призерлар: 1 урын-Башкарма комитет, 2 урын-Бәләкәч, 3 урын-Шоколад.

Югары лига.

"Иң яхшы уенчы" номинациясендә Әхмәтшина Лилия (муниципаллар), Шәмсетдинова Илзия (Саба-Арена), Рәхмәтуллина Зәлидә (ФБП 1), Абдуллина Рената (салым учреждениесе) бүләкләнделәр. Җиңүчеләр һәм призерлар:: 1 урын-муниципаллар,  2 урын-Саба-Арена, 3 урын-ФБП-1, 4 урын-салым учреждениесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International