2021 елның 7-8 март көннәрендә Уфа шәһәрендә XXXVI Уфа чаңгы марафоны узды.Марафонда Саба районы спортчысы Таипов Алмаз катнашты. Ул чаңгыда 50 км юл үтеп 1нче урынны алды. 2021 елның 7 мартында Екатеринбург шәһәрендә Европа-Азия 2021 чаңгы марафоны узды. Анда безнең спортчы Таипов Нияз катнашты. Ул 50 км араны узып, 3 нче урынны алды. Спортчыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә җиңүләр телибез!