2021 нче елның 9 нчы мартында Саба район мәдәният йорты белгечләре Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында «Идел-йорт» фестивале кысаларында оештырылган «режиссура»буенча мастер-класста катнаштылар. Пластик, сәхнә осталыгы, актерлык осталыгы, Режиссура, вокал буенча чараны Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры белгечләре үткәрде. Кич белән «Куз нурлары» спектаклен куйдылар, тамашачылар аягүрә басып алкышладылар.