Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган 2010 елгы һәм кечерәк кызлар арасында фехтование буенча турнир.

2021 елның 9 марты, сишәмбе

6 март көнне Байлар Сабасының "САБА-АРЕНА " спорт мәктәбендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган, 2010 елда туган һәм аннан кечерәк кызлар арасында фехтование буенча ачык турнир узды. Анда Казаннан, Сабадан 50 дән артык кеше катнашты. Ачылу тантанасында мәртәбәле кунаклар: Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Илнур Илдус улы Котдусов һәм «Гафэль» гаилә компаниясе җитәкчесе Эльвира Ринат кызы Галимуллина катнашты. Кунакларның һәм барлык спортчыларның ярышлардан соң бары тик уңай эмоцияләре генә калды. Безнең яшь спортчыларыбыз нәрсәгә өйрәнүләрен һәм ничек ярыша алуларын күрсәттеләр. Ярыш нәтиҗәләре: 1 урын - Шубина Арина (Казан) 2 урын-Факимова Арина (Казан) 3 урын-Зиннурова Ясминә (Байлар Сабасы) һәм Касимова Самина (Казан). Яшь спортчыларга киләчәктә дә уңышлар телибез! Ярышларның спонсоры - "Гафэль" гаилә компаниясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International