2021 елның 4 мартында Казан шәһәрендә 2006-2009 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында биатлон буенча ярышлар узды. Ярышларда Казан, Яр Чаллы, Байлар Сабасыннан утыздан артык бала катнашты. Спортчылар 1,8 км һәм 3,6 км дистанциядә көч сынаштылар. «Сабантуй» спорт мәктәбе командасын 9 спортчы яклады. Стартка беренче булып 2006-2007 елгы егетләр чыкты. Бу категориядә Изуланов Лев җиңүче булды. Мөхәммәтҗанов Камил икенче урынны алды. Стартка 2008-2009 елларда туган егетләр чыкты. Бәшәров Данияр 2 урынны яулады. Абдуллин Сәрим мактаулы өченче урынга лаек булды. Спортчыларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!