3 март көнне Иштуган авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты белгечләре балалар белән Бөтендөнья кычкырып уку көне кысаларында "Дуслыкка һәм татулыкка әкиятләр аша: туган телдә халык әкиятләре укыйбыз" дигән Бөтенроссия акциясендә катнаштылар .Акция уку даирәсен киңәйтү, балаларны күпмилләтле халык составы белән таныштыру , төрле милләт кешеләренә карата ихтирамлы, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү, балаларны туган телдә укуга тарту һәм кызыксыну уяту. Татарстан халыкларының күпмилләтле телләрендә халык иҗатын популярлаштыру максатыннан үткәрелде. Балалар Татарстанның төрле халыкларының әкиятләрен укыдылар һәм аларның бер-берсенә охшаган булуын белделәр, бу әкиятләр кыюлыкка, намуслылыкка, кунакчыллыкка, ярдәмчеллеккә өйрәтәләр. Балаларга төрле халык әкиятләрен укуның мөһимлеге турында сөйләделәр, чөнки алар якын-тирәдә яшәүче башка милләт вәкилләрен яхшырак белергә, аларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә өндиләр. Чара "Куян өе" халык әкиятен сәхнәләштерү белән тәмамланды.