Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:
Метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү
2021 ел 2 март 1 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 2 мартында төнлә һәм көндез урыны белән күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булган буран, иртән һәм көндез бозлавык, көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.