2021 елда Олы Шыңар почта бүлекчәсе ремонтланган яңа бүлмәгә күчте.
Безнең биләмәдәге халыкка бер почта бүлекчәсе хезмәт күрсәтә. Оет һәм Чулпыч авылларына күчмә почта хезмәте күрсәтелә. Ай саен халыкка пенсия, пособие, вакытлы матбугат, субсидияләр таратыла һәм газ, электр, телефон, коммуналь хезмәтләр өчен акча җыела. Вакытлы матбугатка Шыңарда 426 абунәче 67 төрле газета һәм журналларга, Оет ягында 260 данә газета-журналларга язылды.