Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткәрелгән чара

2021 елның 27 феврале, шимбә

   24 февраль көнне Югары Симет мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, " Вәт ичмасам, егетләр!" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте. Чарада  безнең авылның үрнәк егетләре катнашты. Һәр катнашучы үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтеп , мавыгулары һәм хыялы турында сөйләде. Егетләр  өчен «Шифровка», «Викторина», «Хәрби исемнәр», «Кухня», «Отжимание», «Өйгә хат», «Актерлык осталыгы» дигән сынау этаплары әзерләнгән иде. Конкурслар арасында  җанатарлар өчен Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган викторина үткәрелде. Кичә тематик җырлар, төрле халык биюләре белән үрелеп барды. Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International