Бүген махсус операцияләр көне!

2021 елның 27 феврале, шимбә

    2015 елның 26 февралендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин махсус операцияләр көнен кертү турындагы указга кул куйды. 27 февраль көне итеп очраклы гына сайланмаган. Нәкъ менә шул көнне 2014 елның 27 февралендә Россия махсус бүлекчәләре Кырым Автономияле Республикасы территориясенә керде һәм ярымутрауның халкын яклауны һәм Кырымның һәм Севастопольнең Россия Федерациясе составына керүе турында референдумны имин үткәрүне тәэмин иттеләр.

    Россия спецназлары үзләрен Кырымда җирле халыкка карата да, матбугатка да, Украин хәрбиләренә карата да әдәпле итеп алып бардылар, журналистлар аларны шунда ук «әдәпле кешеләр»дип атады. Шул вакыттан бирле «әдәпле кешеләр»дип атадылар Россия көч махсус операцияләр хәрбиләрен. Һәм бүген «әдәпле кешеләр» үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

    Махсус операцияләр Көчләре хәрбиләрен һәм ССОДА хезмәт итүне тәмамлаучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International