Оренбургта 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Барлыгы 13 регионнан 380 кеше катнашты. Олы Шыңар урта мәктәбе укучысы Азалия Семенова 69 кг авырлык категориясендә 1 урынны яулады һәм апрель аенда Иркутскида узачак ирекле көрәш буенча Россия Беренчелегенә юллама алды. Моңа кадәр ул 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә беренче урынны алган иде һәм аңа спорт (ирекле) көрәше буенча «Спорт мастерлыгына Кандидат» спорт разряды бирелде.