Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече Г.М.Әхмәтшина Шәмәрдән «Рост» лицее укучылары өчен Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көненә багышланган «Яралы еллар...» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Бу көнне ил җир шарының төрле нокталарында үзләренең хәрби бурычларын үтәгән сугышчы-интернационалистларга һәм башка сугыш хәрәкәтләре ветераннарына хөрмәт күрсәтә. Чарага мөхтәрәм кунак – ветеран, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Хөсәенов Мөнир Шәрифҗан улы чакырылган иде. Укучыларны Әфганстандагы сугышның тарихи вакыйгалары белән таныштырдылар, шулай ук солдатларыбызның үз бурычларын ничек батырларча һәм профессиональ рәвештә үтәүләре, катлаулы шартларда ныклык һәм намуслылык күрсәтүләре, хәрби антка һәм бурычка тугрылык саклаулары турында сөйләделәр. Чара барышында Әфган сугышы турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Укучылар игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр. Шулай ук балалар Әфган сугышы турында документаль фильмнарның клипларын һәм фрагментларын карадылар. Әлеге куркыныч сугыш солдатларын бер минут тынлык белән искә алдылар. Чара ахырында балаларга «Память возвращает нас в Афганистан» дигән стенгазета чыгарырга тәкъдим ителде.