Озын гомернен нигезе - сәламәтлек

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

Дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында " зур булмаган тренажер залы урнаштырылган. Анда һәр көнне  интернатта  яшәүчеләр актив рәвештә спорт белән шөгыльләнәләр .

Актив яшәү рәвеше һәр кеше өчен бик мөһим. Даими тренировкалар ярдәмендә гәүдәдә энергия һәм авыруларга каршы торучанлык  арта. Шулай ук физик  күнегүләр организмда картаю процессларын да  акрынайталар. Тренировка физик һәм психологик халәттә  дә уңай чагылыш таба, хәтерне, кәефне яхшыртырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International